Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышта Башкортстаннан кимендә 6 мең кеше һәлак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия Украинага каршы башланган сугышта Башкортстаннан 6 меңнән артык кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле җыябыз.

18 июньгә без Башкортстаннан кимендә 6084 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Соңгы ике атнада гына Башкортстан исемлегенә 300тән артык исем өстәлде.

Күрше Татарстанда да үлемнәр саны арта. Бүгенге көнгә Татарстаннан 5370 кеше үлеме турында мәгълүмат бар. Ике республикадан Украинадагы сугышта кимендә 11454 үлем очрагы турында хәбәр табып булды.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.

Иң күп кеше үлгән районнар – Белорет, Стәрлетамак, Учалы...

"Сугышта үлүчеләр" хисабындагы харита күрсәткәнчә, иң күп үлүчеләр – Уфа шәһәреннән. Күптән түгел башкаладан үлүчеләр санының 500дән артуын хәбәр иткән идек.

Шул ук вакытта, районнардан үлүчеләр саны да зур тизлек белән арта бара. Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:

  • Уфа – кимендә 521 кеше.
  • Белорет районы – кимендә 279 кеше.
  • Стәрлетамак – кимендә 247 кеше.
  • Учалы районы – кимендә 221 кеше.
  • Баймак районы – кимендә 178 кеше.
  • Туймазы районы – кимендә 175 кеше.
  • Мәләвез районы – кимендә 172 кеше.
  • Әбҗәлил районы – кимендә 165 кеше.

Бу районнар исемлеге күптәннән үзгәрми, кайбер районнар бары тик урыннары белән алмашына ала. Әмма төп үлем очраклары нәкъ бу районнарга туры килә. Күрше Татарстан белән чагыштырганда, зур шәһәрләрдән үлемнәр саны әзрәк, районнардан, бигрәк тә авыллардан күбрәк.

Үлемнәр турында хәбәрләр иң аз килүче районнар нинди? "Яшел исемлек"тә – Межгорье (23), Чакмагыш (28), Агыйдел (29), Федоровка (29), Миякә (32), Шаран (33), районнары.

Башкортстаннан сугышта үлүчеләрнең уртача яше — 38,4

Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, иң күп һәлак булучылар шулай ук — 35-44 яшь төркемендә:

  • 35-44 яшь: кимендә 1620 кеше,
  • 45+ яшь: кимендә 1274 кеше,
  • 25-34 яшь: кимендә 1187 кеше,
  • 18-24 яшь: кимендә 437 кеше.

Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,4. Бу элекке күрсәткечтән (38,54) бераз әзрәк.

Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. Икенче һәм өченче урында 1990нчы һәм 1970нче елларда туучылар бара.

Мобилизациягә эләгеп, сугышта үлүчеләр турында хәбәрләр кимеми

Үлүчеләр арасында элеккечә 2022 елның көзендә мобилизациягә эләгеп, сугышка китәргә мәҗбүр булучылар исемнәре очрый. Көн саен диярлек шундый берничә кеше табыла.

Азатлык исемлегендә Башкортстаннан үлүчеләр арасында кимендә 553 кеше – мобилизациягә эләгүчеләр. "Медиазона" исемлегендә бу категория үлгән хәрбиләр саны тагын да күбрәк – 730 кеше.

Республикадан барлыгы күпме кешенең 2022 елның көзендә мобилизациягә эләгүе билгесез. Җирле хакимият бу санны бирмәде. Октябрь башында "Пруфы" басмасы мобилизациягә эләгүчеләр санын санап карады.

— Безнең төгәл булмаган хисаплауларга күрә, Башкорстан [мобилизациягә] 10 мең кешедән артык җибәрә, һәм моның белән туктамый, — дип язган иде басма ул чакта.

Мобилизациягә эләгеп, сугышта үлүчеләргә килгәндә, аларның күбесенчә яшь яки урта яшьтә булуы күренә. Безнең исемлектә бу категориядәге яртысы диярлек (кимендә 228 кеше) – 34тән яшьрәк. Тагын 212 кеше – 35-44 яшь аралыгында.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG