Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Киевка һөҗүм ясады: 14 кеше һәлак, 50дән артык кеше яраланды


Киевка һөҗүм нәтиҗәсе, 17 июнь
Киевка һөҗүм нәтиҗәсе, 17 июнь

Сугыш башланганнан бирле бу – Украина башкаласына корбаннар саны буенча өченче иң канкоешлы һөҗүм.

17 июнь төнендә Киевка ракет һәм дроннар белән ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә 14 кешенең гомере өзелде, 55 кеше яраланды.

Украина Эчке эшләр министры Игорь Клименко белдергәнчә, һөҗүм сәбәпле Киевның Соломенский, Шевченковский, Святошинский һәм Дарницкий районнарында янгыннар чыккан. Соломенский районында күпкатлы йорт подъездлары җимерелгән. Киевта 27 бинага зыян килгән.

"Җимерекләр астында кешеләр калуы мөмкин. Үлүчеләр саны артуы ихтимал", дип белдерде Киев мэры.

Һөҗүм төнендә Киевта һава кисәтүе 7 сәгатьтән артык дәвам иткән, дип хәбәр итте Reuters агентлыгы.

Шулай ук төнлә Одессага да һөҗүм ясалуы хәбәр ителә. Җимерелүләр бар, 10нан артык кеше яраланган.

  • Киевка иң күп корбаннар китергән һөҗүм 2024 елның 8 июлендә булган – ул чакта ракет "Охматдет" балалар хастаханәсенә эләккән иде. Ким дигәндә 34 кеше һәлак булган, 120дән артык кеше яраланган.
  • Зур корбаннарга китергән тагын бер һөҗүм 2023 елның 29 декабрендә теркәлгән. Ул чакта 33 кеше һәлак булган, 30 кеше яраланган.
  • 6 июнь төнендә Киевка булган һөҗүм нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган иде. Ул вакытта Русия саклану министрлыгы бу һөҗүмне Украина һөҗүмнәренә җавап дип атаган иде.
  • Reuters агентлыгы хәбәр иткәнчә, АКШ рәсми затлары Русия Украина һөҗүмнәренә әле тулысынча җавап бирмәде дип саный. Алар Русиядән "күләмле" җавап көтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG