“Югалсам да, көт син мине” - 9

Асия Байбуринаны Билгус-Билгуар Хөснетдинов эзли

Русия телевидениесенең 1 каналында барган “ Жди меня” тапшыруына мөрәҗәгать итеп тә, үзләре бик озак еллар буе башка юллар белән эзләп тә, таба алмаганнар арасында, турыдан-туры “Азатлык” радиосына мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.

Үзенең яшьлек дустын гомере буе оныта алмаган Билгус-Билгуар Хөснетдинов, элек Казанда яшәгән, хәзер яшәү урыны аның өчен билгесез булган, Асия Байбурина Ахмәт кызын эзләүе турында сөйләде. Асиянең кыз фамилиясе Байбурина. Ул 1933 елның 18 мартында туган. Хәер , Билгус-Билгуар Хөснетдинов аны эзләве турында үзе менә нәрсә диде.

“Асия! Мин Билгус-Билгуар Хөснетдинов. 19 мәктәп тә укыдым. 10 класста укый идем без беренче очрашкан көнне. Бик хәтерлим соңынннан очраклы очрашкан чакларны да. Син Мәскәү өлкәсенә китеп бардың. Мин сине югалттым. Әмма мин сине табырга тырышам. “Жди меня” тапшыруына да язган идем. Хәзер Азатлык радиосына мөрәҗәгать итәм инде. Мин сине эзләп таба алсам, бергә сөйләшеп хәл итәр идек, ничек безгә очрашырга. Мин әлеге көндә институтта укытам, инженер конструктор, техник фәннәр буенча кандидат. Хәзер минем тормыш иптәшем вафат булды. Әгәрдә мине ишетәсең икән, миңа хәбәр ит, зинһар өчен. Азатлык радиосына да мөрәҗәгать итәргә була,. Мин анда үзем турында белешмә калдырдым”, диде Билгус-Билгуар Хөснетдинов.

Бер-берсен эзләүчеләр турында хәбәрләр бик күбәеп китте. Шуның өчен без бүген сезнең игътибарыгызга тагын кем-кемне эзләве турында мәгълүмат бирәбез, игътибар белән тыңлагыз! Менә бездә ике хәбәр бар алар туганннарын Канададан эзлиләр. Берсе болай дип яза .

Менә әле күптән түгел, ягъни август аенда гына интернетка кергән бер хәбәр. Омски өлкәсендәге Тәвриз районының Утуз авылыннан Минагулов Ринат Камиль улы үзенең картәтисен, ягъни Минагулов Миңневәли Закир улын, аның балаларын һәм оныкларын эзли. Минагулов Миңневәли 1905 елда туган. Аның тик Канадада яшәгәнен генә беләм дип яза Ринат Минагулов. Мин алар белән телефоннан гына аралаша алсам да, бик шат булыр идем, чөнки мин картатиемнең туган җирендә туып үстем, тәрбияләндем һәм аның балаларына , оныкларына аның турында, безнең туган җиребез турында сөйлисем килә . Бернинди чит илгә китү ниятем дә юк, телефоннан шылтырату көтеп калам, дип яза Ринат Камиль улы Минагулов. Менә шундый милли рух белән сугарылган бу хат булды.

Ә менә икенче хатның авторы Гайникамал апа Шәрип кызы, фамилиясе Акалаева. Ул үзенең 1934 елда туган сеңлесен Сафия Шәрип кызы Мустафинаны эзләтә. Алар Әстерханда туганнар. Ул аны 2003 елдан бирле эзли инде. Әмма әле һаман да таба алмаган.

Ә Гайникамал апа 1924елда туган хәзерге көндә ул Зеленоград шәһәрендә яши. Ул сеңлесе Сафияны элек Казанда яшәгән иде, диеп яза. Без инде карт кешеләр телефон аша гына аралаша идек, ләкин 4 ел элек сеңлем авырып китте дә аның кызы Фәридә аның янына кайткан иде. Минем белүемчә, Фәридә аны Канадага алып китте шикелле. Әмма шуннан соң безнең элемтә өзелде. Хәтта сеңлемнең балалары турында да бер хәбәр дә ишеткәнебез юк. Телефоннарны, адресларны югалтканмын. Хәтта белмим исән микән ул, юк микән? Ничек эзләп табарга да белмим. Бик кайгырам табасым килә. Сезнең ярдәмегезгә ышанам. Сезгә рәхмәтләр белән Галия Акалаева дип куйган исемен, Гайникамал апа.