Галим Хатип Миңнегуловның фәнни хезмәтенә 40 ел

Татарстан Милли музееның конференция залында оештырылган кичәгә “ Туган якны өйрәнүчеләр чәршәмбесенең“ чираттагы утырышына күпләрнең килүе, галим Хатип Миңнегуловның татар әдәбиятында олы хөрмәт иясе булуын күрсәтте.
Хатип Миңнегуловның иҗатына 40 ел тулуга багышланган бу кичәдә милли музейның конференция залында алма төшәр урында юк иде , дияргә булыр иде. Ни өчен соң бу кадәр аңа шундый олы хөрмәт? -дигән сорауга, “Чөнки Хатыйп Миңнегулов серле Шәрекъ илләре әдәбияты тәрәзәсен ачты. Татар әдәбиятының нинди генә чорын алсак та, анда Хатип Миңнегуловның хезмәте урын алган. Ул Шәрекъ илләре әдәбияты булсынмы, Гаяз Исхакый иҗаты булсынмы, шулай ук Сәиф Сараи, Йосыф Баласагуни, Әхмәд Ясави һәм Сөләйман Бакыргани һәм башка шагыйрь һәм галимнәрнең иҗатларын өйрәнүгә 40 елга якын гомерен багышлаган шәхес. Канлы сугыш чорында иҗат ителгән әдәби әсәрләр җыелмасы, Х Миңнегулов тәрҗемәләре аша танылып, бүгенге көндә дә акыл иясе өчен актуаль булып санала, диде аның турында КДУ галимәсе Резеда Ганиева. Резеда Ганиева дәвам итә.

“ Хатип Минңнегуловка Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнгән өчен генә дә аның эшчәнлегенә һәйкәл куярга була. Татар мәдәниятен татар әдәбиятен халкыбызга җиткерүдә ул беренче ораторыбыз . Аның рухи батырлыгы бар”, диде ул.
Аның монографик тикшеренү хезмәтләре исемнәре дә “Дөньяда сүземез бар…” , “Гасырлар өнен тыңлап…” дигән хезмәтләре - урта гасыр әдәбиятын хәтерләтә. Аның фәнни хезмәтләре турында ТДГПУпрофессоры Фоат Галимуллин да чыгыш ясады. КДУ галиме Тәлгать Галиуллин аның иҗаты турында болай диде.

“ Безнең татар әдәбият фәненең бүгенге югарылыгын билгеләүчләрнең берсе ул Хатип Миңнегулов”

Хатип Миңнегуловның “Чит илләрдәге татар әдәбияты” дигән китабында чит илләрдә яшәп иҗат һәм матбагачылык белән шөгельләнгән татар зыялыларының тормышы һәм эшчәнлеге яктыртыла, иҗатларынннан үрнәкләр тәкъдим ителә. Шулай ук “Казан“, “Яңа милли юл”, “ Азат ватан”, “Яңа Япун мөхбире” журналлары хакында да сүз бара.

Ләкин Х. Миңнегулов фән өлкәсендә генә түгел, башка юнәлешләр буенча да яхшы таныш. Ул 1967елдан бирле 40 ел Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында эшли һәм укыта. Шушы еллар дәвамында аның җитәкчелегендә бик күп кандидатлык һәм докторлык хезмәтләре якланган. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә текстология һәм теория өлкәсендә күпъеллык эзләнүләр алып барыла.

Хатип Миңнегулов фәнни гыйлем таратучы буларак та күпләргә таныш. Ул радио, һәм телевидение еш кына чыгыш ясый. Аның күпъеллык хезмәтен мактау бүләкләре һәм мактау исемнәре дәлилли. Ул Русиянең атказанган фән эшлеклесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты. Русиянең гуманитар фәннәр Академисенең хакыйкый әгъзасы.Хатип Миңнегуловның 40 еллык хезмәтенә багышланган кичәдә чыгыш ясаучылардан аның сабакташы шагыйрь Рәдиф Гаташ болай диде:

“ Шундый зур галимнәребезнең өчен һәм аларның бергә бергә- милләтне үстерүдә куйган олуг титаник хезмәтләре каршында баш иям. Үземнең дустым Хатипны да мин чын мәгънәсендә бүген үземнең эшемдә, уйларымда хыялларымда бер остаз Мелла Хатип дип атыйм.

Халык шагыйре, депутат Роберт Миңнуллин аның шәкерте буларак чыгыш ясады. Аның турында ул болай диде. “ гыйлем өстәргә, шагыйрь булырга иң якыннан торып ярдәм иткән кеше Хатип абый булды ” диде ул. Һәм республика исеменнән бергә Алма-Атага барган вакытларын искә төшерде.

Сүзне йомгаклап Хатип Миңнегулов бу кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен әйтте, һәм бик зур хөрмәтен татар теле һәм әдәбияты укытучыларына белдерде. 2004 елда Хатип Миңнегуловка Казахстандагы Төркестан шәһәрендәге Төрек университетында аңа почетлы профессор исемен тапшырганда мантия бүләк иткәннәр иде. Ул аны шушы кичәдә милли музейга бүләк итте.