Алабугага "Очучы төлке" һөҗүм иткән: узган елның апрелендә дә шул ук очкыч җибәрелгән иде

Коллаж

OSINT аналитиклары 15 июньдә Татарстанның "Алабуга Политех" җирлегенә Украина Кораллы көчләре карамагында булган иң зур дрон-камикадзе һөҗүм иткән дип белдерә. "Очучы төлке" дип аталучы әлеге дрон парковкага төшкән. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һөҗүм булуын раслады һәм дрон калдыкларының Алабуга районы автомобиль заводының тикшереп уздыру (КПП) бинасына төште", диде. Спутник рәсемнәреннән күренгәнчә, бу алай ук түгел.

Бүген Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Соңгы атналарда республикада мондый кисәтүләр артты. Дрон һөҗүме нәтиҗәсендә инде беренче һәлак булучылар да бар. Бу хәл узган якшәмбе, 15 июньдә булды. Татарстанда иртәдән үк дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде, соңрак Казан һәм Түбән Кама һава аланнары вакытлыча ябылды. Мобиль интернет начар эшләде.

Соңрак Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга автомобиль ширкәтенең контроль-тикшерү пунктына дроннар һөҗүм итте, бер кеше һәлак булды, 13 кеше җәрәхәтләнде, бер кеше бик авыр хәлдә дип язып чыкты. Соңрак медиалар авыр хәлдәге әлеге кешенең дә үлүе турында хәбәр итте. Алты кешенең хастаханәдә булуы әйтелде.

Миңнеханов дрон калдыклары автозавод КППсына төште дисә дә, иярчен сурәтләренә караганда, хәл бераз башкача. Бу гади генә автоширкәтнең машина кую урыны түгел (автоширкәтләр чыннан да Алабуга махсус икътисади зона җирлегендә урнашкан), ә бөтен комплексныкы.

Моны Идел.Реалии-га журналист Антон Рубин да раслады. Ул ике ел элек Алабуга махсус зонасында дроннар җыю турында беренчеләрдән булып хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу гади генә "автомобиль ширкәтенең машина кую урыны һәм контроль-үткәрү пункты" түгел, ә гомуми парковка шул исәптән Русия армиясе өчен "Шахед" дроннары җыела торган "Алабуга Политех"ныкы да.

"Ачыкланган мәгълүматларга күрә, бу автомобиль ширкәтенең түгел, ә нәкъ менә "Алабуга Политех"ның контроль-үткәрү пункты, анда дроннар җыючы студентлар укый. Шуңа күрә анда балигъ булмаганнарның да булуы ихтимал", ди Рубин.

БУ ТЕМАГА: Татарстанда иран дроннарын балигъ булмаган студентлар җыя

Гарбуз OSINT-аналитигы (Dnipro Osint Telegram-каналы) мәгълүматларына караганда, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасына ФАБ авиацион бомбалары белән җиһазланган А-22 "Очучы төлке" украина дроны һөҗүм иткән.

"Дрон төньяк-көнбатыш яктан очкан, моны инженерлык җиһазлары ширкәте җирлегендә төшерелгән кадрлар раслый. "Алабуга Политех"ының төп цехларына якынлашканда ул авиацион бомбаны ташлаган", дип яза ул.

А-22 "Очучы төлке" ике урынлы җиңел очкыч нигезендә ясаган пилотсыз очкыч. 1996 елдан бирле Украинаның "Аэропракт" ширкәте бу төрнең меңнән артык данәсен җитештергән.

"Аларны коралга әйләндерү турында Украина хәрбиләре 2024 ел башында килеште. Кул белән идарә итү системы иярчен навигациясенә алыштырылды" дип язган иде Bild.

2024 елның апрелендә Украина Кораллы көчләре бу дронны Татарстандагы дроннар җитештерү ширкәтенә һөҗүм итү өчен кулланды. Декабрьдә Грозныйдагы махсус көчләр штабын шартлату өчен җибәрелде.

Аның очу ераклыгы - 1200 чакрым. 2024 елның декабренә бу билгеле булган иң зур украин "камикадзе-дроны" иде, ул 200 килограмм шартлаткыч ташый ала.

"Бу максатларга дрон кечкенә двигатель хисабына ирешә, ул һава һөҗүменә каршы системнар (ПВО) өчен күренми диярлек. Түбәннән аз тизлектә оча. Русия ПВОсы әлегә моңа каршы кулланырлык җавап таба алмый", дип язды элек журналистлар.

Иярчен сүрәтләрендә дронның төшү урыны - "Алабуга Политех", Aurus ширкәте һәм "Соллерс" цехлары алдындагы машина кую урыны икәнен күрергә мөмкин. Бу парковка махсус икътисади зона комплексы тирәли узучы юл кырыенда, һәм ул ТАИФ-НК ягулык салу станциясе артында урнашкан.

Якшәмбе көнне сәгать 19:42дә Украина Кораллы көчләре баш штабы Алабугадагы ширкәткә украин хәрбиләренең һөҗүм ясавын раслады. Хәбәрдә әтйлегәнчә, әлеге корылма "Украина җирләренә һөҗүм итүче сугыш дроннарын җитештерү, сынап карау һәм җибәрү өчен кулланыла. Аерым алганда энергетика һәм гражданнар ифраструктурасына җибәрелә", диелде.

Шул ук көнне Русия Тикшерү комитеты террорчылык маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатты.

  • 2023 елда Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында Русиянең Украинага һөҗүмендә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Дроннарны "Алабуга Политех" көллияте студентлары җыя.
  • Русия бу заводка дроннар җыю өчен эшчеләрне бөтен дөньядан, шул исәптән Африка илләреннән, Казакъстаннан, Шри-Ланкадан җыя, үсмерләр хезмәтен куллана.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!