Башкортстан район Сабантуенда Украинадагы сугышка багышланган махсус мәйданчык оештырылган

Кыйгы районы Сабантуеда Русиянең Украинага һөҗүмен хуплаган мәйданчык эшләде

Кыйгы районы Сабантуена килүчеләргә солдат боткасы ашатканнар, окопта кулланыла торган шәмнәр ясатканнар, ятьмәләр үрдергәннәр.

Башкортстанның Кыйгы районы Сабантуенда Русиянең Украинага каршы сугышына багышланган махсус мәйданчык оештырганнар. Бу хакта районның "ВКонтакте"дагы рәсми төркеме хәбәр итте.

Биредә "иҗтимагый оешмалар һәм районның социаль оешмалары сугышта катнашучы русияләргә һуманитар ярдәм күрсәтү мисалларын күрсәткән" диелә. Сабантуйга килүчеләр ятьмәләр үргән, окопта кулланыла торган шәмнәр ясаган, солдатларга хат язу мөмкинлеге дә булган.

Бәйрәмгә килгән башкортстаннарга солдат боткасыннан авыз иттергәннәр. Күргәзмәгә күчеп йөрешле мунча, хәрби техника, БТР куелган. Шунда ук ирләргә контракт белән сугышка барырга тәкъдим иткән мобиль пункт та эшләгән. Кыйгыда Сабантуй 17 июньдә үткән булган.

Башкортстан – Русиянең Украинага һөҗүмен иң нык хуплаучы төбәкләрнең берсе. Бу эштә татар-башкортның милли бәйрәме - сабантуйлары да читтә калмады. Кайбер районнарда сабантуйларда Русия һәм Башкортстан байракларына Шәйморатов батальоны эмблемасын, "Русия өчен, тынычлык өчен, безнең өчен" дигән шигарләр язып элделәр. V һәм Z тамгалары да элеп куелган иде. Русия хәрбиләре аларны Украинадагы сугышта куллана.

  • Башкортстан түрәләре төрле белдерүләр ясаганда да халыкка "ватанпәрвәрлек", "сугышны хуплау" хисләре сеңдерергә тырыша. Мисал өчен, Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта башкорт һәм татарның милли бәйрәме - Сабантуйның асыл мәгънәсен Украинадагы сугышны хуплауга кайтарып калдырды. "Хәзер бу кыр эшләре төгәлләнү бәйрәме генә түгел. Беренче чиратта барыбызны берләштерүче патриотик чара", дип белдерде ул.
  • 3 июньдә Башкортстанның Кырмыскалы районы Таусеңер авылында узган "Яңгыра, чалгы!" республика бәйрәмендә саламнан Украинадагы сугыш белән бәйле арт-объектлар ясап куйганнар иде.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 808 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!