Билгус абый белән без ачык микрофон сәхифәсенә җаваплар туплап йөргәндә Карл Маркс һәм Жуковкий урамы чатында Кекин йорты каршында очраштык. Ул : “Мин сәяси репрессия корбаны,- диде үзе турында. Әйе, ул төрмәдә утырмаган һәм аның туганннары да шулай ук төрмәдә утырмаганннар. Ул безне үзенең бик катлаулы язмышы һәм зыялы шәхес булуы белән кызыксындырды. Һәм без аны Азатлык радиосының Казан студиясенә чакырдык. Ул рәхәтләнеп ризалык бирде. Һәм Билгус Хуснетдинов бүген безнең студиядә. Аңа бүгенге көндә 75яшь, әмма ул әле күңеле белән бик яшь күренә.
Шиһабетдин Мәрҗәнинең туганы Садретдинның 3өченче буын оныгы, шулай ук, Шиһабетдиннең тагын бер энесе Галәүтдиннең улы Мәхмүт Галәү кебек татар әдәбиятендә зур урын алып торган “Мөһаҗирләр” роман авторының токымы булу белән горурланып яшәгән Казанда яшәүче Билгус- Билгуар Кыям улы Хөснетдинов Казан Дәүләт Техник Университетының техник фәннәр кандидаты, кафедра доценты.
Әмма 70 ел элек булган вакыйганы ул әтисенең кулга алынган вакытын үз күзләре белән күргән 5 яшьлек Билгусның күңелендә калган бу мизгел, аның йөрәгендә гомере буе сакланган.
1937 елдагы кулга алынучылар турында Русия Конституция судының 2002 елда чыккан Карары бар. Бу Карар буенча, “Аталары яки аналарын кулга алу вакытында кечкенә бала булу сәбәпле, балаларны да шулай ук репрессия корбаннарына тиңләргә ”, диелгән. Бу карар буенча, “Без полит репрессированный” диде ул .
“Миңа 5 яшь юк иде. Энекәшемә 3 яшь тулмаган иде. Ә сеңлебез 40 көнлек кенә иде. Әниебез бала тудыру йортынннан кайткан гына иде. ” Әйе, мин утырмадым төрмәдә, энекәш тә, сеңлем дә утырмады төрмәдә әмма Конституцион Карары буенча, без политический репрессированнный. Менә кемгә 14-16 яшь булган аларга ул карар катнашмый.”диде Билгус- Билгуар Хөснетдинов.
1937 елда августның ахырында Хабаровский шәһәреннән хәрби хезмәтен тәмамлап Билгус абыйның әтисе Кыям Хөснетдинов 3 баласы тормыш иптәше һәм аның сеңлесе белән Казанга кайту вакытында була бу хәл .
Ә алар ничек барып чыккан соң анда? Казан медицина университетын тәмамлагач, ул хатыны бер баласы белән дипломлы врач итеп Ерак Шәрекьтә хезмәт итәргә җибәрелгән була. Аннан соң бу врач гаиләсендә Свободный шәһәрендә 1934елда аларның тагын бер уллары туа. Хабаровский шәһәрендә кызлары туа 17июльдә 1937елда. Ә аны 27августта военнная прокуратура документлары буенча кулга алалар.
Билгус абый поездда булган вакытын сөйли.
Әтисе турында ул тагын менә нәрсәләр хәтерли.
“Әтисенең, “халык дошманы” дигән 58 статья буенча гаепләнеп кулга алынып, 20 елга төрмәгә утыртылып, соңыннан 10 елга калдырыла, Кандапога төрмәсендә үлә. 9-10 яшьләрендә әтисеннән килгән хатларны укыганын хәтерли. 1943 елда Кандапога төрмәсендә улүе турында аның иптәше хәбәр язуы турында сөйли.
Билгус - Билгуарның әнисе дә нәрсәләр генә күрмәгән . Әнисе турында ул менә нәрсәләрне хәтерли.
Безнең әни дә 1ел чамасы төрмәдә утырды. Безне күршеләр карап тордылар. Мин мәктәпкә йөредем. Сеңлебезне бер танышлар үзләренә алган булдылар инде, бакчага йөрттеләр. ( күңеле тулды ). Ул елларны безнең белән аралашу да хәтәр иде, кешеләр бик куркып кына безнең белән элемтә тоталар иде. Бу әнигә ниндидер бер высылка кебек булдымы инде без белмәдек тә. Аны бер 3-4 ай тоталар иде дә җибәрәләр иде, берәр айга. Ютазы төрмәсендә аны шулай 3-4 мәртәбә тоттылар. Ленинградны камалыштан азат итү вакытында шул сәбәплеме инде, аны 1944 елның гыйнвар аенда азат иттеләр. Әтисенең төрмәдә үлгәне турында хәбәр килүе турында сөйли. Төрмәдә үлгән. 1956 елда репрессия корбаннарын аклаган вакыттта Кыям Хөснетдтинов та аклана. Әммә ул инде ул вакытта исән булмый.
Әйе, бүгенге көндә “Мин сәяси репрессия корбаны” дигән җөмләне әйткән кешене бүген аңлыйлар, ә ул вакытта “ халык дошманы” исемен күтәреп йөрүчене аңламаучылар да күп булган. Ул вакыттта класста 24 баладан 5-е репрессия корбаны булган. Әмма алар бер-берсе турында андый мәгълүматны ишеткән булмаганнар. Кешеләр андый сүзләрне шыпырт кына сөйли торган булганнар, бер- берсенә ул вакытта бик мәрхәмәтле, шәфкатьле булганнар, бер-берсенә ярдәм күрсәткәннәр. Ләкин явыз кешеләр дә очрамый калмаган.
“Йорт алдында бергә уйнаган балаларның аналардан берсе. “Син халык дошманы” дип кычкырган мизгелне Билгус абый әле дә исенә төшергәндә бик дулкынланып искә ала “ Бер мәртәбә йорт алдында уйнаган вакытта бер малайның әнисенең “Син халык дошманы” дип акырганы күңелемдә бик тирән яра калдырды”. Институтка керергә дип язган гаризаны бөтен югары уку йортына да алмадылар. Гаризаны алып та имтиханнарны “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә биргәннән соң, документларны КГБнең бүлегенә җибәреп, мине анда җибәргәннән соң , “Не место вражеским детям в высших школах” дип документларны атып бәргән кешенең кыланышы да бик хәтердә калды”, диде ул.
30 октябрь 1996 елдан бирле Русиядә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне дип билгеләп үтелә. Сез ничек итеп кабул итәсез бу көнне дигән сорауга Билгус- Билгуар абый менә ничек җавап бирде.
“Берләшкән милләтләр оешмасы ООН тарафыннан да бу көн бөтен дөнья оешмасында да “День политически репрессированных народов”, дип билгеләп үтелә. Иң күп санлы сәяси корбаннары булган һәм рәхимсезлеге буенча Совет иле беренче урынны яулап торган ил була. Аннан кала Германия, аннан соң Италия һәм иң соңгы урында сәяси корбаннары саны буенча Испания була. Бар теләгем шул: Башка мондый хәлләр булмасын безнең илдә генә түгел, гомуми бөтен илләрдә”, дигән теләктә кала КДТУның техник фәннәр кандидаты, доцент Билгус- Билгуар Хөснетдинов.
Мәликә Басыйр