Бүген безнең Казан студиясе кунагы Үзбәкстанның Чирчик районында яшәүче Рәмзия ханым Бикбулатова. Ул шушы көннәрдә Казанга кайткан иде һәм Азатлык радиосына кереп Үзбәкстандагы Чирчик татарларының ничек яшәүе һәм алар алдында торган мәсьәләләр турында сөйләп китте. Аның белән әңгәмәне Мәликә Басыйр алып барды.
Рәмзия ханым Үзбәкстанда татарлар ничек яши? Һәм безнең студиягә нинди максатлар белән килдегез?- дигән сорауга ул менә нәрсә диде
Аудіо
Мин Рәмзия Бикбулатова. Үзбәкстандагы татарлар күңелле дә яшиләр, ә кайвакытта, киресенчә дә булып китә . Бәйрәмнәрне оештыралар, бигәрәк тә Сабантуй бәйрәмнәренә Татарстаннан, Казаннан бик күп артистлар килә. Үткән елны Казанннан Әлфия Авзалова, Казан егетләре ансамбле килгән булсалар , ә быел Хәмдүнә Тимергалиева килгән иде. Башкортстаннан җырчы Айдар Галимов һәм Салават шәһәре театры килде. Татарстан белән сезнең элемтәгез тыгыз инде шулай бит , Әйе, бар . Ә менә Чирчиктә яшәгән татарлар ничек яшисез, нәрсәләр белән шөгельләнәсез?
Татарларыбыз белән бергәләп җыелып эшлибез, җырлар җырларга өйрәтәбез, уен коралында уйнарга өйрәтәбез. Үзебезнең халкыбызнең зур композиторлары, шагыйрьләре язучылары турында аларның кем булып эшләүләре турында мәгълүматлар бирәбез.Муса Җәлил кичәләре , Г Тукай кичәләре үткәрәбез . Соңгы мәртәбә җырчылар, гармунчылар табып Казанның меңъеллыгын оештырдык. Хакимияткә барып белешкән идем. Анда 15-17 мең татар- башкорт яши, диделәр.
Сез нинди максат белән килдегез Казанга дигән сорауга, Рәмзия ханым менә нәрсә диде.
Быел Бөтендөнья Конгрессы булырга тиеш. Бу бөтендөнья татарлары җыелган зур форумга нидиерәк кешеләр килергә тиеш икән дигән мәгълүмат алырга килдем. Безнең дә андый зур форумнарга киләсебез килә. Ташкенттагы мәдәни үзәкне ныгытыр өчен мәгълүмат алырга дип килдем. Ташкентта ТИҮ яңа рәисе сайладылар Вахит Ракипов дигән кешене. Аның уң кулы Рәйсә Баймурзина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Чирчик шәһәрендә татар мәдәни үзәге юк. Ләкин без рус мәдәни үзәге рәисе Мөхәммәдиева Людмила Петровна җитәкләгән канат астында эшлибез. Үзем җырлар җырлыйм. Тумышы белән Татарстанның Кайбыч районының Мөрәле авылында туган Рәмзия ханым, Зифа Басырова , Әлфия Авзалова , Фәридә Кудашеваларның җырларын тыңлап үскән аның күңеленә татар халкының моңы сеңгән ул үзенең туган ягын бик сагынып яшәүе турында әйтте.
Туган якны бик сагынабыз әмма кайтып булмый.
Әмма туган якларына аларның бик кайтасылары килсә дә, элек Совет иленә кергән Үзбәкстан , хәзерге көндә аерым бер ил булып яши. Шул сәбәпле Рәмзия ханым Үзбәкстан гражданы булып калган, ә аның , Новокузнецкийга укырга китеп шунда эшкә урнашкан улы, Русия гражданы булып санала. Һәм алар улы белән Казанда очрашалар. Татарстанны, Казанны бик сагынып яшәсәләр дә, Үзбәкстанда үзләренең фатирлары булса да, алар фатирларын алыштыра да алмыйлар , чөнки бәяләрнең , һәм акчаларның дәрәҗәләре арасында Үзбәкстанда һәм Татарстанда бик зур аерма бар. Андагы 2 бүлмәле фатирның бәя аермасы да менә ничек икән .
Анда Үзбәкстанда 2 бүлмәле фатир 5-6 мең булса , монда Татарстанда 1 миллон рубль тора, ди ул.
Нинди уйлар планнар белән кайтып китәсез соң, дигән сорауга ул болай диде
Татарча- башкортча, җырлар җырлап милли моңны милләттәшләренә ишеттерер өчен Ташкент шәһәренә барып җырлаган Рәмзия ханым шунда үзләрендә Чирчик районында үзләренең районының иҗтимагый үзәген булдырасы килеп йөри.15-17 мең татарны туплап эш алып барган Ташкент шәһәренең ТИҮе өчен дә бу бик авырга туры килә. Ә 60 – 70 нче елларда Үзбәкстанның Чирчик районына Татарстаннан, Башкортстаннан киткән милләттәшләребез чиксез күп булуын искә төшерсәк, алар бихисап булган иде.
Мәликә Басыйр